Тиздән "Элвин Грей" исеме белән парфюмерия, киемнәр һәм ресторан пәйда булачак
“Алдагы ике-өч елда безнең эшләр шундый”, - диде продюсер Александр Слюсаренко.
Якын киләчәктә “Элвин Грей” исеме белән парфюмерия, киемнәр линейкасы һәм ресторан барлыкка киләчәк. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында билгеле булды. Ул “Элвин Грей” лейблын тәкъдим итүгә багышланган иде.
“Элвин Грей” лейблы яшь иҗатчыларнысәхнәгә чыгару белән генә тәмамланмый. Киләчәктә “Элвин Грей” исеме белән парфюмерия, киемнәр һәм ресторан да булачак.
Лейбл алдагы ике-өч елда шушы эшләр белән шөгыльләнәчәк”, - диде Радик Юльякшин (Элвин Грей) продюсеры Александр Слюсаренко.
Фото: Султан Исхаков
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia