Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Түбән мактамалылар үз киносын “төшергән”

Вакыйгалар Әлмәт татар дәүләт драма театры артисты Динар Хөснетдинов тирәсендә бөтерелә.

Россия киносы елы уңаеннан бистә тарихы музее тарафыннаноештырылган әлеге чара мәктәп укучылары катнашында узган. Өлкән сыйныф укучылары өчен Әлмәтнең танылган артисты Динар Хөснетдинов белән очрашу бер яктан театр тормышын якыннан белергә тырышу булса, икенче яктан бездә төшерелгән татар киносы героен янәшәдә күрү дә. Белгәнебезчә, Динар 60 нчы елларда популяр булган Габдрахман Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр" романы буенча төшерелгән ун серияле фильмда төп рольләрнең берсен - Мансурны уйнаган иде. Очрашу барышында әлеге фильмнан өзекләр караганнар, укучылар кичәгә махсус бүләк - сериал өчен язылган "Ак чәчәкләр" җырын башкарганнар. Динар исә үз чиратында егет-кызларга үзенең тормыш юлын сөйләгән, кино төшерү мәйданындагы үзенчәлекләр белән уртаклашкан. 1 нче мәктәп укучылары да азмы-күпме дәрәҗәдә фильм төшерүнең асылын белә икән. Баксаң, биредә үзләренең телевизион түгәрәкләре эшли ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса