Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Татарстанның халык артисты Луиза Солтановага -70

Легенда, якты йолдыз, сәхнә остасы, алиһә, солтанбикә, сирәк асылташ, җиңгәчәй...

Кем генә бер кичтә шушы кадәр чагыштыру, югары бәя ишетер икән? Ә ул ишетте. Хак булганга әйттеләр. 70 ел гомеренең 52 сен театр сәнгатенә хезмәткә багышлаган, шушы вакыт эчендә 100дəн артык ихлас, хисчән һəм тирəн образ иҗат иткән Татарстанның халык артисткасы, халыкчан актриса Луиза Солтанова бу бәягә лаек. Һичшиксез.

Узган җомга театр сәхнәсенә актрисаны юбилее белән котларга мәдәният министрлыгыннан, җирле хакимияттән, республика театрларыннан вәкилләр, актрисаның якташлары - азнакайлылар, җефете Камил Вәлиевның авылдашлары - туймазылылар ("җиңгәчәй"не нәкъ менә алар әйтте дә инде) күтәрелде.

Мәдәният министрлыгының сәнгатьне үстерү бүлеге мөдире Дилия Хәйретдинова юбиляр хакында "яшьләр өчен өлге, үрнәк" дип ассызыклады һәм озак еллар фидакарь иҗат эшчәнлеге өчен Луиза Солтановага Татарстан Президентының Рәхмәт Хатын тапшырды.

- Сез әле дә искиткеч чибәр, ягымлы тавышлы, күзләрегез очкын чәчеп тора, - дип башлады котлавын район башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова да. Чыгышында ул актрисаның сәхнә образлары, иҗаты белән рухи кыйммәтләрне саклауга, үстерүгә зур өлеш кертүенә басым ясады һәм сәхнә остасының киләчәктә дә тамашачы мәхәббәтен, хөрмәтен тоеп яшәвен, иҗат итүен теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса