Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Татарстанда төшерелгән "Семейные хлопоты" фильмы прокатка чыга

2015 елда Татарстанда рус-татар гаиләсе турында махсус фильм төшерелгән. "Семейные хлопоты" дип атала торган бу кино Татарстанның Мәдәният министрлыгы тәкъдиме буенча эшләнгән.

Ниһаять, әлеге фильмны кинотеатрларда карау мөмкинлеге тудырылачак - 10 март көнне ул прокатка чыга. Аны республиканың һәр кинотеатрында карап булчак.

Фильмның эчтәлегенә килгәндә, биредә рус-татар галәсендә балага кем дип исем кушарга белми аптырыйлар. Нәтиҗәдә, бу - төрле кызыклы вакыйгаларга китерә. Шунысы мөһим: әлеге кино чынбарлыктагы хәлләргә таянып эшләнгән. Үз кызыклы вакыйгалары турында исә фильм төшерүчеләргә казанлылар үзләре сөйләгән.

http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса