Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Татарстанда "Корбан-роман" фильмы төшерелә

Бер ай элек Татарстанда Илдар Әбүзәров әсәренә нигезләнгән "Корбан-роман" фильмын төшерә башладылар. Режиссер Салават Юзиев төшергән фильм урыс телендә булачак.

Фильмда шактый танылган артистлар катнаша. Даниил Шиһапов, Эрнест Тимерханов, Роза Хәйруллина кебек русиякүләм билгеле исемнәр тамашачыларга яхшы таныш. Аларның барысын да бер үзенчәлек берләштерә: артистларда татар каны ага.

Мәскәүдән һәм Петербурдан чакырылган "йолдыз"лардан тыш, фильмда җирле актерлар да уйный. Мәсәлән, Татар Дәүләт опера һәм балет театры балеринасы Александра Елагина фильмда төп хатын-кыз ролен башкара. Шулай ук кадрда "Яңа гасыр" телеканалы алып баручысы Ләйсән Дусаеваны да күреп булыр. Ул Камилла ролендә.

Әсәрдә Польша татарлары тормышы тасвирлана. Романдагы геройлар - иҗат кешеләре. Барысы бергә биш егет һәм аларның дуслары - балерина. Балерина Марыся җитди авырып киткәч, егетләр Корбан бәйрәменә сыер корбан итәргә ният кылалар. Алар өчен бу чагыштырмача яңа эш була, ләкин шуңа карамастан милли тамырлар үзенекен итә. Дуслары Марысяның гомерен саклап калу өчен теләсә нинди чаралар күрүне дөрес дип табалар.

Салават Юзиев өчен бу беренче тулы метрлы фильм. Моңарчы сәнгатькәр үзен драматург булып та сынап караганы булды. Аның әсәре буенча куелган "Ут күршеләр" спектакле бүген Камал театры сәхнәсендә бара. Кино сөючеләргә Юзиев иҗаты "121", "Фәридә", Ногайбәкләр юлы" дигән кыска һәм документаль фильмнары аша таныш. Әмма режиссер бу фильмны алга китеш дип бәяли.

Әсәрдә корбанга сыер китергән булсалар, фильмда ул сарыкка үзгәртелгән. Монысы татар мохитенә туры китереп эшләнелде, дип аңлата Юзиев. Беренчедән, фильмның арткы фонында мәчетләр, Казан архитектурасы күренеп торачак. Икенчедән, фильмның сюжетын дөньяның теләсә нинди почмагына күчерсәк тә,төп мәгънәсе югалмаячак, ди ул.

Юзиев фикеренчә, күпме генә фильмнар эшләнелсә дә, әлегә татар кинематографы юк хәлдә. Театр артистлары белән генә чын кино эшләп булмаячагына инанганын әйтә. Шуңа күрә режиссер Мәскәүдән һәм Петербурдан артистлар чакырырга мәҗбүр.

"Татар киносы дигән әйбер әлегә юк диярлек. Аның нигезе юк. Билгеле, бераз тәҗрибә бар, әмма профессиональлек җитеп бетми. Татарның үз театр мәктәбе бар, әмма кино өчен ул туры килми. Әгәр театр артистларын гына чакырып, фильм төшерсәк, без нибары пленкага төшерелгән видео гына күрербез. Болай эшләү дөрес түгел дигән карарга килдек. Шуңа күрә хәзер безгә үзебезгә хас кино эзләнүне дәвам итәргә кирәк", дип аңлата режиссер.

Премьераның кайчан булачагы әлегә билгесез, әмма авторлар аны бер елдан Казанда үтүче мөселман кинофестивалендә күрсәтергә ниятли. Быелгы өлешләрне ноябрьдә төшереп бетерәләр, ә калган өлеше апрель аена калган. Шуннан соң фильмны эшкәртү һәм монтаж эшләре башланачак.

Азатлык Радиосы сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250