Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәдәният. Сәнгать

Татарстан яшүсмере "Голос. Дети" проектында шоу ясады [+ВИДЕО]

"Голос. Дети" проектының бүгенге чыгарылышында Казаннан Артур Әмиров катнашты.

Сәхнәгә чыкканчы ук ул бу сезонга эләгергә теләвен белдерде, чөнки аңа 14 яшь - балалар проектында катнашу өчен бу соңгы чик. Артур матур чыгыш ясады, әмма аңа борылучы булмады. Башта бу хәлдә югалып, каушап калган якташыбыз тиз арада үзен кулга алды. Аның янына сәхнәгә күтәрелгән Дима Биланның кәнәфиенә утырып, үзе "наставник" роленә керде һәм Биланга "зур киләчәк" теләде, кызыл төймәләрнең өчесенә дә басып, залга позитив энергия таратты. Билан, Пелагея, Агутин белән дусларча саубуллашып, якыннары янына ашыкты. Дмитрий Нагиев искиткеч шоу уздыруын әйтеп, Артурны куәтләде, уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса