Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Татарстан биючеләре «Большие танцы» Бөтенроссия проектында катнашачак

Казанда яңа телевизион шоу - «Большие танцы» Бөтенроссия проектында катнашырга теләгән иң оста биючеләрне сайлап алу туры узды.


Сайлап алынган биючеләр яңа проектта Казанны тәкъдим итәчәк һәм Россиянең бию башкаласы исеменә көч сынашачак.
9 март көнне бер сәхнәдә йөзәр кешедән торган сигез шәһәр: Казан, Түбән Новгород, Волгоград, Ростов-Дон, Саратов, Самара, Санкт-Петербург һәм Мәскәү командалары очрашачак. Казаннан барасы биючеләрне исә ике көн дәвамында бию мәктәбе тренерлары Алина Барилова белән Александр Царев сайлап алды. Алар проектта Казан командасы тренерлары да булачак икән. Проектта катнашырга теләк белдерүчеләр дә күп булган. Анда хәтта гимнастлар, акробатлар да үз осталыкларын күрсәткән. Сайлап алу турында узган Казан командасы 18 февральдә Мәскәүгә юл тотачак.
PS. Бию «көрәше» «Россия» каналында шимбә көннәрендә турыдан-туры эфирда барачак. Һәр ярышта икешәр команда катнашачак һәм жюри әгъзалары куйган билге, тамашачыларның тавыш бирү нәтиҗәсе буенча, аларның берсе проекттан китәргә тиеш була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250