Татар гимназиясендә уникаль гаиләләрне барладылар [+ФОТОЛАР]
Әлмәт тарихында беренче тапкыр иң күркәм, зыялы татар гаиләләрен бер урынга җыйдылар.
Күптән түгел Риза Фәхретдин исемендәге татар гимназиясендә Әтиләр советы кысаларында гаиләләр фестивале узды. Беренче тапкыр гаиләләрнең кул эшләнмәләре, осталыклары, шөгыльләре буенча тере күргәзмә эшләде. Аннан чара актлар залында дәвам итте. Әтиләр советы җитәкчесе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов үзенчәлекле вәгазь сөйләде, тамашачыларга гаилә кыйммәтләре хакында сөйләде. Моннан тыш чарага Риза Фәхретдин мемориаль музее мөдире Диләрә Гыймранова да килгән иде. Әлеге чара турында тулырак газетабызның алдагы саннарында укый аласыз.







Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia