"Тапшырылмаган хатлар" фильмының экраннарга чыгу вакыты билгеле [+ВИДЕО]
Мәдәният. Сәнгать

"Тапшырылмаган хатлар" фильмының экраннарга чыгу вакыты билгеле [+ВИДЕО]

Быел Гадел Кутуйның "Тапшырылмаган хатлар" әсәре буенча төшерелүче фильм экраннарга чыгачак.

Билгеле булганча әлеге фильм "2014-2020 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасының башка телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү" программасы кысаларында төшерелә.

Фильмның продюсеры - Миләүшә Айтуганова. Әсәрдәге Әдрәс авылы урынына Биектау районының Зур Кавал авылы сайланган. Галия ролендә Камал театры актрисасы Гүзәл Минакова уйный.

Фильм экраннарга декабрь ахырларында чыгыр дип көтелә.

ВИДЕО: https://www.facebook.com/100012535987760/videos/202792616815270/