Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Талантларны эзлибез һәм барлыйбыз

19 октябрь көнне шәһәребезнең Саҗидә Сөләйманова исемендәге үзәк китапханәсендә шагыйрә истәлегенә багышланган, матур традициягә әверелгән "Ау, без талантлар эзлибез" дип аталган яшь шагыйрьләр бәйгесе булып узды. Бәйге быел 14 нче тапкыр үткәрелде. Вәкаләтле жюрига язучылар, шагыйрьләр һәм журналистлар чакырылган иде. Бәйгедә шәһәр һәм районыбызның 13 мәктәбеннән иллегә якын бала катнашты.


2012 ел - Корьән һәм тарихи мирас елы. 2013 ел да юбилейларга бай булачак: Татарстан нефте чыга башлауга 70, Әлмәтнең шәһәр статусы алуына 60, Әлмәт язучылар оешмасына нигез салынуга 50 ел була. Бәйге әнә шул темаларны эченә алган иде. Ә инде күңелендә шигырь йөрткән нечкә хисле җан Мәхәббәт, Хыянәт, Табигать кебек мәңгелек темаларны читләп үтә аламы соң! Жюри игътибарына тәкъдим ителгән шигырьләрдә бөтен темалар да күтәрелде.
Бәйге-бәйрәм матур узды. Аны оештыручы үзәк китапханә хезмәткәрләренә, озын-озак сәгатьләр буена җюрида утырып, гадел хөкем чыгаручы җюри әгъзаларына зур рәхмәт.
Нәтиҗәләргә килгәндә, беренче урынны татар-төрек лицее укучысы Шамил Вәлиуллин алды (шагыйрь Разим Вәлиуллинның оныгы), икенче һәм өченче урыннарны Риза Фәхреддин исемендәге татар гимназиясе укучылары Лилия Әгъләмова белән Ислам Гыйниятуллиннар бүлеште. Жюри мәхәббәтенә шәһәребезнең 9 нчы мәктәбе укучысы Нияз Шәрипов һәм тамашачылар мәхәббәтенә 17 нче мәктәп укучысы Нияз Кашипов лаек булды.
Авыр һәм сикәлтәле, җан газабы һәм күз яшьләре белән сугарылган иҗат юлында йөрүчеләргә иҗади уңышлар, иминлек һәм бәхет телим.
Илүсә Нәбиуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250