Собчак - иң бай хатын-кызларның берсе
“Forbes” журналы мәгълүматлары буенча, Ксения Собчак елына 91 миллион сум акча эшли икән, бу аның билгеле булган табышлары. Ул Россиядә иң яхшы түләнелә торган йолдызлар исемлегенә керә.
Хәзерге вакытта ул "Муз-ТВ" каналында "Собчак слезам не верит" дип аталган тапшыру алып бара, журнал җитәкли, семинарлар һәм төрле чаралар үткәрә. Ул шулай ук 2018 елда президентлыкка кандидат та булды.
Собчак төрле рекламаларда төшә, мәсәлән, алып баручы белән контракт төзү 2 миллионнан башлана. Аны шулай ук төрле чараларга алып баручы итеп тә чакыралар, ләкин бу, шулай ук, бик кыйммәткә төшәчәк. Аны күбрәк Яңа ел корпоративларына чакыралар икән, ул алар өчен 1 500 000 сумнан да ким алмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia