Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әсхәт Хисмәт, хак та хикмәт (тамашадан соң туган уй-хисләр)

Бу юлы да исем китеп, шаккатып кайттым. Тагын яңа проект, тагын яңалык. Сенсация! "Афәрин! Браво!"ны карагач туган уйларым бу.

Каян илһам аладыр бу Фәридә бәгырь? Кесә телефонының номерын саклыйм дип аны шулай язганмын. Мин аңа яратып, "Фәридә бәгырь" дип күбрәк эндәшәм бугай. Илһам дигәннән, шәһәрдәшләрем, театр-тамаша сөюче дусларым мине аңлыйлардыр, һәр сезон ачылу белән яңа спектакльләр куелуы бер хәл, яңадан-яңа проектлар табылып кына тора. Соң сез җәй көнен генә исегезгә төшерегез, автобус, троллейбусларда шигырь тыңлап йөрмәдекме? Ә ишек алды театрлары, драмтеатр алдына тарантасларга утырып элекке "бай хатыннары - байбичәләр килеп төшмәдеме? И, язып кына бетереп буламы? Безнең артистларыбыз театрны чын мәгънәсендә мәдәният казаны итеп бетерделәр бит. Бу казанда ни генә кайнамый хәзер?

Әнә Әсхәт Хисмәтне карарга барган идек, тагын үзебезнекеләр! Алып баручы егетләребез, үзе-без-не-ке-ләр! Без аларны сәхнәдә ничек кенә күрмәдек инде, бу юлы да яңа күргән кебек авыз ачып тыңлап утырдык. Пародист та, җырчы да алар. Динар Хөснетдинов әйтмешли, без аларны, алар безне яратабыз, алкышларыбыздан күреп беләләрдер.

Язарга утыруым Фәридә Бәгыйс кызының бетмәс-төкәнмәс фантазиясенә, үз эшен фидакарьләрчә яратып башкаруына, чит театрлар әле уйлый да башламаган алымнар белән тамашачыны кызыксындыра алуына сокланудан башлавым, үзебезнең Әлмәт театрына һәм аның артистларына булган олы хөрмәтем һәм чиксез ихтирамым ул.

Әсхәт Хисмәткә килик. Ул уйнаган бер генә театрны да калдырмыйм дип әйтә алмыйм, чөнки мин Казанда яшәмим. Һәм максатым да ул түгел. Әмма аның уйнавын, ул башкарган рольләрне дә чиксез яратам. Гомумән, аның тавышына гашыйкмын. Салмак кына итеп җыр да сузып җибәрсә... Әтием дә шулай җырлый иде. Гүр иясе әти-әниемнең урыннары җәннәттә булсын! Рәхмәт Әсхәт әфәнде! Онытыла язган җырларны ишеттереп, җаннарны айкаган өчен дә, чын тавышыгыз белән шаккатырганыгыз өчен дә чиксез рәхмәт сезгә!

Саҗидә апаның "Әткәй җыры"н ("Ай, бәгърем Бибисара") чын гармунга кушылып җырлауны тагын кемнән ишетер идек әле. Мин һич кенә дә башка җырчыларга хилафлык кылуым түгел. Гамил Афзалның "Туган илеңнән китмә"сен дә күптән ишеткән юк бит инде. Ә ничек җырлый ул!?

Әй җил, исәсең лә,

Күрми калдым искәнең.

Күрми калдым искән җилдәй

Гомерләрем үткәнен...

Дәү әниләренең күзләре дымланганын күреп, Әсхәт абыйлары сәхнәгә чыккан саен күземә карап-карап алган оныкларымның да куллары кызарганчы алкышлаулары, беребезне дә ялыктырмый узган матур чарада катнашып, күпме җан рәхәте, рухи байлык алып кайтуыбызга тагын бер кат инандырды.

Фуат Әбүбәкеров та безнең алкышларга башта бераз каушап калды бугай. Белегез, бездә сезне беләләр, таныйлар Фуат абый! Юккамени, үзегез дә хисләнеп чегән көен сыздырдыгыз әле. Без дә, аякларыбызда кышкы итекләр икәнен онытып, утырган җирдән тыпырдаштык...

Мәдинәкәй-Мәдинәгә аеруча сокландык. Дөрес әйтәсең, Динар! Казаннарга Мәдинәне күрергә кирәк әле. Молодчина! Үзе уйный, үзе җырлый, көен дә яза, радиода да ул. Ничек өлгерә икән... Тикмәгә генә "аны күрү - үзе күзгә ял" димәсләр аның турында. Фазыл Насыбуллинның да, Рафик Таһировның да театрыбыз сәхнәсендә аерым бер урыннары бар. Безнең инде күптән сәхнә яулаган үз җырчы артистларыбыз алар.

Бу тамашаны сәхнәгә куючы театрның алыштыргысыз режиссеры Ильяс Гәрәевнең театрыбызга килгән бик күп яшь буын артистларга әйтер сүзе булган. Әнә бит киң мәйданга чыгу мөмкинлеген тудыра.

Гомумән, яңалык булмаса да тагын кабатлап шуны әйтәсем килә: коллектив җитәкчесе көчле булганда гына тамырлана ала, яшәү өчен дә аңа Сүәеш каналлары казу кирәкми инде. Ә театрның тамыры нык, колачы киң.

Минзифа Әхмәтшина

Әлмәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса