Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Шахназаров Казан мөселман киносы фестиваленең жюри рәисе булачак

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казанда "Мосфильм" киноконцерны башлыгы Карен Шахназаров белән очрашты.

Очрашу барышында Шахназаров Казан Халыкара мөселман киносы фестиваленең жюри рәисе булырга ризалык биргән.

Шахназаров Татарстанда кино сәнгатен үстерү өчен талантлы яшьләрне Россия дәүләт кинематография университетында (ВГИК) милли студиядә укытырга тәкъдим иткән. Аның сүзләренчә, талантлы яшьләрне, булачак режиссерларны, операторларны, сценарий язучыларны Мәскәүгә укырга җибәрергә кирәк, бары тик шул юл белән генә үзеңнең кинематографны булдырып була.

"Татаркино" чакыруы белән килгән режиссер Казанда "СССРда мәхәббәт" фильмын тәкъдим итте, дип хәбәр итә "Азатлык радиосы".

Фото Интернет челтәреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса