Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

“Сандугач сайрар илем” дусларын җыйды [+ФОТОЛАР]

Әлмәтнең "Нефтьче" мәдәният сараенда "Сандугач сайрар илем" XIX балалар иҗаты фестиваленең гала-концерты булып узды.

"Сандугач сайрар илем" - "Татнефть" ААҖ "Рухият" рухи яңарыш фонды тарафыннан оештырыла торган искиткеч зур һәм колачлы проект. Анда ел саен 2000 ләп бала катнаша. Бию, җыр, рәсем сәнгате һәм нәфис сүз өлкәсендә төбәгебезнең талантларын барлап, тәрбияләүне күз уңында тоткан проект ел саен яңа исемнәр ача, бүген олы сәхнәдә балкыган йолдызлар арасында да кайчандыр нәкъ менә "Сандугач сайрар илем" фестивалендә юллама алучылар бар.
Узган шимбәдә гала-концертка килүчеләр агымдагы ел җиңүчеләре һәм быелгы фестивальнең иң матур чыгышларын күрә алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса