Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Салават Миңнеханов һәм Гүзәлемнең "Телепортация"сендә гадәттән тыш хәл булган! [+ВИДЕО]

Бу арада республика шәһәр-районнарында "Телепортация" дигән грандиоз шоу-тамаша гөрләде. Зур шау-шу һәм кызыксыну уяткан әлеге тамашаны, ниһаять, Казан тамашачысы да күрә алачак! 11 апрельдә Филармония залында Салават Миңнеханов белән Гүзәлемнең "Телепортация" дип исемләнгән концерты узачак. Бу уңайдан артистлар "Ривьера" комплексында башкала журналистлары белән очрашу оештырды.

Җырчыларга журналистлар гына түгел, тамашачылар да "Нәрсә соң ул телепортация?" дигән сорауны еш бирә икән. Шуңа да Салават Миңнеханов очрашуны шушы сорауга җавабы белән башлап җибәрде: "Концертны башкаларныкына охшамаган итеп, үзенчәлекле оештырырга теләдек, шул рәвешле телепортация идеясы барлыкка килде. Аның сценариен "Татар радиосы" ди-джее Гөлназ Сәфәрова язды. Телепортация - мизгел эчендә бер урыннан икенче урынга күчү дигәнне аңлата. Шулай итеп, эстраданың танылган артистларын үзебезнең концертка күчерәбез. Әлбәттә, бу - юморга корылган шоу. Телепортация сеансында Салават Фәтхетдинов, Илсөя Бәдретдинова, Рифат Зарипов, Айдар Галимов, Данир Сабиров кебек танылган артистлар катнаша".

Телепортациягә әзерләнү, репетицияләр ясау бик авыр вакытка туры килгән. Нәкъ менә шул чакта Салаватның мәрхүм әтисе Рәис абый авырып китеп, хастаханәгә эләгә. Ә аның мәңгегә күзләрен йомган көнендә Салават туй алып барырга тиеш булган һәм аны башкарып чыгарырга үзендә көч тапкан. Телепортациянең беренче тамашасы исә Мөслимдә узган. "Ул көнне гадәттән тыш хәл килеп чыкты. 80ләп видеоязманы үзенә туплаган компьютерыбыз ватылды. Бөтен тамашаның эчтәлеге шунда. Әмма концертны өзәргә ярамый, тиз арада интернеттагы игълан буенча 25 мең сумга компьютер алырга туры килде", диде Салават. Коллективта концерт оештыру буенча зур ярдәм күрсәтүче Азат Зарипов белән җырчы Илназар да бар. Концертны Салават белән Гүзәлем үзләре алып бара.


"Телепортация" шоу-тамашасын барлыгы 13 шәһәр-районда күрсәтү планлаштырыла. Артистлар сүзләренчә, Әлмәт, Азнакакай, Алабуга, Чаллы тамашачасы концертны аеруча җылы кабул иткән. Ә Казандагы концертка "Кил, кил" клибында төшкән Азнакай районының Карамалы Елга авылында яшәүче Тәслия әби белән бабай да киләчәк. Алай гына да түгел, алар хәтта сәхнәгә чыгачак! Сүз уңаеннан, Салават белән Гүзәлем әби белән бабай катнашында тагын бер клип, дөресрәге, алдагы клипның дәвамын төшерергә теләвен белдерде.

Матбугат очрашуы бик җанлы һәм күңелле узды. Салават белән Гүзәлем танышу тарихы, үзара мөнәсәбәтләре, җыр сайлау, клип төшерү үзенчәлекләре турында сөйләде. Гомумән, алар ачылып, теләсә нинди сорауга җавап бирде. "Онытма мине" җырыннан соң, иҗатым сүнә башлады, теләк тә югалды. Хәтта сәхнәне ташларга уйлаган идем, чөнки җыр җырлау минем өчен хобби кебек кенә булды. Әмма Гүзәлем белән танышкач, яңа сулышым ачылган кебек тоелды", диде һәрвакыт яңа идеяләр белән янып йөрүче Салават Миңнеханов. Очрашу Салават һәм Гүзәлемнең дәртле чыгышлары, Илназарның гитарада уйнап башкарган матур җыры белән тәмамланды.

Эльвира Шакирова

http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса