Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Ришатка концерт белән килмәскә кушканнар

Үзе яшь, чибәрлеккә чибәр, искиткеч талантлы башкорт егете Ришат Төхвәтуллинны кемнең генә өйләндерәсе килми икән? Безнең халыкта шулай корылган, күрәсең, өйләнер яше җиткән буйдак егетләргә тынычлык юк - һаман «өйлән дә өйлән» дип аптыраталар.

Шулай концерт барышында бер ханым сәхнәгә менеп Ришатка теләкләрен, үз фикерен җиткергән вакытта «Өйләнмәсәң киләсе елга концертка килмә» дип тә өстәгән. Дөрес, гастрольләр барышында җырчы халкы тамашачыларыннан ниләр генә ишетмидер, артык аптырарлык әйбер юк кебек. Шунысы гаҗәп - җырчының әтисе дә улына «Өйләнмәсәң, кайтып йөрмә», - дип әйтә икән. Ришат исә, нишләргә белми – Инстаграмдагы дусларыннан киңәш сорый.

Дөрестән дә, өйләнергә вакыт түгелме, Ришат?

 

Автор: А.Галимова

http://sahne.ru

Фото: Инстаграм

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса