Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Ришат Төхвәтуллин Әлмәткә еш кунакка килү серен ачты [+ФОТОЛАР, ВИДЕО]

Бүген шәһәр паркында Татарстан Профсоюзлары көне уңаеннан узган бәйрәмдә Ришат Төхвәтуллин да чыгыш ясады.

Кичә «Нефтьче» Мәдәният сараенда татар эстрадасының иң моңлы сандугачы Ришат Төхвәтуллиның концерты гөрләп узды. Тамашачы җырчыны бик җылы каршы алды дип әйтү бернәрсә дә әйтмәү булыр иде, мөгаен. Зал Ришатны көчле алкышларга күмде, һәр тарафтан бертуктаусыз яңгыраган «браво», «афәрин!» сүзләре концерт буе дәвам итте, чәчәкләр, күчтәнәчләрне дә әлмәтлеләр мулдан бүләк итте. Тере тавышка корылган концерт, без яратып өлгергән һәм яңа җырлар, искиткеч биюләр, сәхнә бизәлеше, Руслан Мөхәммәдиевнең, шулай ук Ришатның үзенең дә өздереп гармунда уйнавы, Алия Карачуринаның моңлы тавышы, алып баручылар Сөмбел белән Рөстәмнең сәнгатьле дә, шаян да чыгышы - җомга кичен үзенчәлекле, онытылмас итте. Халык мәхәббәтен «Тыңлачы сандугач» җыры белән яулаган Ришат безгә күңелле хәбәр дә җиткерде:

- Без авыл малайлары, югалып кала торганнардан түгел. Үзебезнекенә ирешә беләбез. «Тыңлачы сандугач» җырын кире кайтардык. Кеше кулындагы сандугачны тартып алу җиңел, күңел сандугачын беркем ала алмый, - дип яраткан җырын башкарды. Сүз уңаеннан, әлеге җырны сорап, Ришатка залдан бик күп хатлар юллаган иделәр. Концерт тәмамлангач та зал Ришат Төхвәтуллинны, РТ командасын сәхнәдән бик озак җибәрергә теләмичә, аягүрә алкышлады. Әмма бу саубуллашу бик озакка түгел иде, чөнки Ришат бүген паркта да чыгыш ясап, бәйрәм бүләге ясады. Форсаттан файдаланып, «Әлмәт таңнары» белән аралашырга да вакыт бүлде җырчы.

- Ришат, Әлмәткә еш кунакка киләсез. Безнең якларны үз итүнең сере нидә соң?

- Әлмәт миңа бик ошый. Шәһәргә килеп керү белән аның чисталыгы күзгә ташлана. Үзе матур, төзек. Шәһәр җитәкчелегенең игътибарлы булуы күренеп тора. Әлмәт тамашачасы мине якын итә, мин аларны аеруча яратам. Кичә концертым бик матур узды. Бик күпләргә билет җитми калган (Билетлар сатуга чыккан беренче көннәрдә үк сатылып беткән - авт.). Бу халыкның сәнгатьне, мәдәниятне сөюе турында сөйли. Сәнгать белән яшәүче халык - ул яши белгән халык, киләчәк турында уйлый торган халык. Әлмәт минем яраткан шәһәрләремнең берсе, киләчәктә дә мин бирегә концертлар белән килеп, җырларымны бүләк итәчәкмен.

- Безнең пляжны да үз иттегез, Ришат. Җәйге ялларда сезне берничә тапкыр биредә күрергә туры килде...

- Пляж миңа бер күрүдә үк ошады. Анда минем якын дустым Ратмир эшли. Әлмәт тирәли узганда биредә тукталырга тырышам. Бик сокланам бу пляжның матурлыгына, табигать тә искиткеч гүзәл сездә.

Ахырдан Ришат Әлмәт тамашачысына ихлас рәхмәтләрен җиткерде. Без дә яраткан җырчыбызга хөрмәтебезне, рәхмәтебезне белдереп, аның кабаттан килүен түземсезлек белән көтеп калабыз.

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Автор һәм Ирина Апачаева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса