Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәдәният. Сәнгать

Районга горурлык, башкаларга үрнәк

Бүген мәдәният хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп уза. Көнне-төнне, ялны белмичә, безгә бәйрәм оештыручылар үзләре котлаулар кабул итә. Шөкер, Әлмәт районы мәдәниятен күтәрүдә сәләтле һәм үз эшләрен оста башкаручылар көч куя. Шәһәрдән калышмыйча, кайбер авыл Мәдәният йортлары хәтта күрше-тирә районнарга да осталыклары белән өлге булып тора. Габдрахман үзешчәннәренә, мөгаен, тиңнәр...

Иң төзек, бай тарихлы авылның халкы да үзенчә моңлы һәм сәләтле. Казанда гына түгел, хәтта чит төбәкләрдә узган тантаналарга «Сәрбиназ» ансамблен чакыралар әнә! Алар исә барган һәр җирләрендә районны гына түгел, ә газиз авылларын да таныта. «Без Габдрахманнан түгел, ә Габдрахманградтан», - дип бик еш шаярта алар.

Габдрахман мәдәниятен «Сәрбиназ» фольклор ансамбльсез күз алдына да китереп булмый. 40 еллык тарихы булган бу төркем узган ел Карелия Сабантуен шаулатып кайтты. Яулаган үрләренең һәммәсен санап чыгып та булмас: Төркия, Финляндиядә узган бәйгеләрне, Екатеринбург, Түбән Новгород, Мәскәү, Әстерхан фестивальләрен дә кушсаң, бу ансамбльнең ныклы куәтен дә, осталыгын да чамалап була.

Җыр-моңга сәләтле габдрахманлыларның ирешкән үрләрен һәм эшләрен күрсәтергә бер газета бите генә җитмәс иде. Көн дә Мәдәният йортына 200 дән артык кеше җыела, биредә 20 гә якын (!) түгәрәк эшли. Елына 200 дән артык чара оештырыла. Узган ел, мәсәлән, алар саны 237 булган. Бу айга 20 бәйрәм дигән сүз.

* Авылның мәдәниятен күтәрүдә халык үзе активлык күрсәтә. Ел да үзешчәннәр белән «солянка» концерты әзерләп, чит төбәкләргә дә чыгабыз. Бу сезонда Зәй-Каратай, Кама-Исмагыйль авылларына бушлай концертлар белән бардык. Безне кайда да яратып кабул итәләр, чакырып калалар. Халык концертларны басып карарга да риза, аншлаг белән уза. «Моңлы Габдрахман» проекты кысаларында быелгы Яңа ел кичәсенә һәр җырчы-биючегә төрле номинацияләрдә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырып та яңалык керттек, - дип сөйли Мәдәният йорты директоры Айдар Газизуллин.

«Моңлы Габдрахман» проектының нәтиҗәләре дә юк түгел. Аның кысаларында кышкы салкын кичләрне ямьләндерү өчен төрле очрашулар, кичәләр узган. «Авыл активистлары өчен мәдәни ял» дигән программаны исә әле узган көздә генә башлап җибәргәннәр. Аена бер тапкыр һәр учреждениедән икешәр кешене, активистларны, мәртәбәле кунакларны чакырып, җанлы аралашу, тере тавышлы концерт оештыра башлаган габдрахманлылар. Әлмәттән танылган оркестр, төркемнәрне дә чакыралар икән. Әйтергә кирәк, әлеге чара үзенә күрә авыл җыенын да хәтерләтә. Биредә ял итеп кенә калмыйлар, ә авылның проблемаларын да уртага салып сөйләшәләр, хәл итәләр.

Узган ел районда старт алган «Мәдәни мохит» проектыннан калышмыйча, авыл яшьләре дә урам концертлары оештырып җибәргән.

* Саф һавада җәй буе төрле чаралар, җанлы концертлар узды. Танылган эстрада җырчыларын да чакырттык. Халык бик теләп йөри. Май аенда сезонны ябу концерты булачак. Клуб сәхнәсеннән төшеп, чараларны ачык һавада уздыра башлаячакбыз, - ди яшь булуына карамастан инде авыл Советы депутаты итеп сайланган Айдар.

Күптән түгел капиталь ремонт кергән Мәдәният йортында спортка да зур урын бирелә. Заманча җиһазландырылган спорт һәм тренажер заллары гөрләп тора. Көненә 60 лап кеше физик чыныгу алу өчен нәкъ менә бирегә килә.

Киләчәкне дә габдрахманлылар үзләре булдыра һәм якынайта. «Түгәрәк уен» фольклор фестиваленә әзерләнү эшләре белән мәшгуль бүген алар, Әстерхан федераль Сабан туена барырга хыялланалар.

Габдрахман активистлары читтә яшәп, шушы авылдан чыккан кардәшләре турында да онытмый. Интернет челтәрләр, инстаграм аша авыл мәдәнияте һәм тормышы белән бөтен илне таныштырып баралар. Чын мәдәният хезмәткәрләре дә, мәдәниятле авыл да нәкъ менә шундый булырга тиештер. Башкаларга үрнәк, ә район өчен горурлык!

Филүзә Хәмидуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса