Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәдәният. Сәнгать

Пушкин туган көнендә Әлмәт артистлары тагын “мөгез чыгарды”

6 июнь көнне А.С. Пушкинның туган көне.

Илебездә барган Әдәбият елы уңаеннан бүген Әлмәт татар дәүләт драма театры артистлары тагын "Шагыйрь сүзе" акциясе белән Әлмәт халкына мөрәҗәгать итте. Бер көтү яшьләр троллейбуста Пушкин һәм Тукай шигырьләрен сөйләде, җырларын көйләде. Бу акция инде өченчесе. Аңа кадәр Тукай көнендә һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгы кысаларында шундый марафон булып узган иде. Халык күңеленә шигырьләр хуш килде. Аеруча өлкән буын вәкиле мәктәп елларына кайтып килгәндәй булдык дип сөенде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса