Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Профсоюзлар һәм хакимият: килешү үтәләме?

Узган җомга көнне профсоюз лидерлары район башкарма комитеты бинасына җирле үзидарәнең вәкиллекле органы һәм башкарма хакимияте, эш бирүчеләр арасында төзелгән өчъяклы социаль партнерлык килешүе үтәлешен тикшерергә җыелды.

Муниципаль район башлыгы Мәҗит Салихов: "Без бирегә купшы сүз сөйләргә җыелмадык", - дип киңәшмәнең җитдилеген алдан ук искәртеп куйгач, күңелгә шик керде. Чөнки... Россиядә иҗтимагый берләшмәләр үсеше турындагы бер язмадан шундый юллар истә калган. "Хезмәткәрләр хокукларын закон таләбенчә яклау системасы һәм социаль партнерлык эш бирүчеләр һәм хакимият органнарына эшчеләр тарафыннан басым булган очракта гына нәтиҗәле эшли. Беркайчан да, беркайда да партнерлык мөнәсәбәтләре эш белән тәэмин итүчеләр һәм дәүләт ихтыяры белән бәйләнмәде", диелгән анда. Хәер, Әлмәттә моның шулай икәнлеген дәлилләүче фактлар бар. "Алнас" заводында һәм транспорт идарәсендә (элеккеге троллейбус идарәсе) шул астан ясалган басым белән үзгәрешләр башланды да булса кирәк.
Өчъяклы килешү үтәлеше турында район башкарма комитеты җитәкчесенең мәгариф һәм мәдәният буенча урынбасары Василий Самойлов һәм профсоюзларның координация советы рәисе Мансур Шәрәпов сөйләде. Чыгышларда ассызыкланганча, хезмәткәрләрнең яшәеше, социаль яклану дәрәҗәсе мәшгульлек һәм икътисад үсешенә бәйле. Докладчылар фикеренчә, бу параметрлар буенча уңай тенденция күзәтелә. Районда зыянга эшли торган предприятиеләр саны кими. 2011 елда андыйлар 22 булса, быел табышсыз предприятиеләр 16 исәпләнә. Рәсми теркәлгән эшсезләр саны да кимүгә таба бара. Былтыр 2011 кеше мәшгульлек үзәгенә исәпкә басса, быел теркәлгәннәр - 1380 ләп кеше. Уртача хезмәт хакы да Әлмәт җирлегендә республика күрсәткечләреннән 11 процентка зуррак. Шушы мәгълүматларны ишеткәч, таралырга да мөмкин булыр иде, ләкин Мансур Шәрәпов кайбер предприятиеләрдә коллектив килешүләр төзелмәве турында әйтергә өлгерде. Әмма ул исемлектә ничә һәм нинди предприятиеләр булуы аныкланмады. "Альянс+" ҖЧҖ ендә килешү бардырмы-юктырмы, моны тикшереп торырга аларда профсоюз комитеты юк. Торак-коммуналь хуҗалык тармагы хезмәткәрләренең берләштерелгән профсоюз оешмасы рәисе Светлана Харисова әйтүенчә, "Альянс+" ҖЧҖ торак-эксплуатация идарәләре арасында профком оештырлмаган бердәндер идарәче компания. Профсоюз рәисе Яңа елга кадәр бу җитешсезлекне бетерергә ышандырды.
Очрашуда мәгариф, сәламәтлек саклау тармагы хезмәткәрләре, "АТУ" МУП, "Радиоприбор" заводы профсоюзлары җитәкчеләре чыгыш ясады. Мәҗит Салихов "Торба" заводы, АПОПАТ вәкилләре сорауларына җавап бирде. "Профсоюз лидерлары белән мондый ачык сөйләшүнең булганы юк иде",- дип искәртеп, башлык ешрак очрашырга тәкъдим итте.

Ләйләгөл Минаева

Р.Гәрәев фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250