Питер актеры әлмәтлеләрне провокацион клоунадага өйрәтәчәк
5 июльдән 10 июльгә кадәр Әлмәттә театр һәм кино актеры Антон Быстров-Мокрый провокацион клоунада буенча гамәли дәресләр бирәчәк.
«Татнефть» компаниясе ярдәмендә Санкт-Петербургның «Пэжо әфәнденең ил гизүче курчаклары» театры бездә урам театрларын булдыру буенча проект кысаларында яңа мастер-класслар оештыра. Очрашу урыны - Яшьләр үзәгенең бию залы. Мастер-класска рәхим итегез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа