Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Паркка “сандугачлар” килде

Нефтьчеләрнең һәр гамәле дәвамлы. Узган ел нигез салынган "Сандугач сайрар илем" илчеләре өчен җәйге матур көннәрдә күңел ачуны, тамашачылар өчен концерт оештыруны үз эченә алган проект быел да шәһәребез паркында гөрләп үтте.

Безнең паркка тирә-якта тиңнәр юк. Җанга рәхәтлек, тынычлык бирүче, кәефләрне күтәрүче, көч-куәткә баетучы, дусларны, туганнарны очраштыручы серле урын ул. Биредә булган һәркемнең күңел тәрәзәләре ачыладыр, мөгаен. Гүзәллек, матурлыкның зур тәрбия көченә ия булуы мәгълүм. Ә менә балаларның шат тавышлары, елмаюлы йөзләре иң кырыс кешеләрнең дә йөрәкләрен иркәлидер. "Сандугач сайрар илем" бу көнне җиһанга нур, яктылык өләште, тамашачыларны күңелле балачакка алып кайтты.

Җәйге сәхнә каршында Ф.Ханнанов җитәкчелегендәге "Экспромт" үрнәк тынлы оркестры (Җәлил бистәсе) бирегә җыелучыларны искиткеч көйләр белән сәламләсә, әкият геройлары паркка бәйрәм рухы өләшеп, тамашачыларны җылы каршы алды, нәниләр белән истәлеккә фотога төште.

"Татнефть" ААҖнең "Рухият" рухи яңарыш фонды һәм паркның хәйрия фонды оештырган әлеге чарада республика нефть төбәгенең 8 шәһәр һәм районыннан иҗат коллективлары һәм солистлар җыелды. Сәләтле балаларга бай да соң безнең төбәк! Аларның өздереп җырлаулары, биюләре беркемне дә битараф калдырмады, һәр чыгыш көчле алкышларга күмелде. "Рухият" фондының башкарма директоры Флера Шәйхетдинова ассызыклаганча, сәхнәгә балалар күтәрелгәндә канәгатьсезлек белдерүчеләр юктыр ул. Ә сез мәктәпкәчә яшьтәге нәниләрнең сәхнә янында үзләрен ничек тотуларын күрсәгез! Өлкән абый-апаларына карап балалар бик озак сокланды, тыпыр-тыпыр биеде. Бәлки киләчәктә алар да сәнгать юлына аяк басар һәм "Сандугач сайрар илем"гә рәхим итәр.

Азнакайның "Бәхет", Зәйнең "Азаль", Уруссуның "Сударушки" ансамбльләрендә җырлаучы малай-кызларның очкын чәчеп торган күзләрен күрергә кирәк. Аларның чын күңелләре белән иҗат утында януларына сәхнә артында да үзара җырлашып торулары дәлил. Биючеләрнең һәммәсе дә исә иң зур мактау сүзләренә лаек. Җәлилнең "Апрель", шәһәребезнең "Серпантин", Әлмәт политехникумының "Мириданс" төркемнәре биюләрен һәрвакыттагыча югары осталыкта башкарды.

Балачак бәйрәмендә фестиваль белән озак еллар хезмәттәшлек алып барулары һәм һөнәрләренә тугры булулары өчен Зәйнең "Мирас" һәм "Азаль" вокал-бию ансамбльләре, Әлмәтнең 1 нче балалар музыка мәктәбенең скрипачлар ансамбле һәм парк коллективы җитәкчеләренә фондның Рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр дә тапшырылды.

Чарага бердәм булып килгән балаларга бу көнне нефтьчеләр тагын бер бүләк ясады - алар бушлай төрле аттракционнарда күңел ачты, "Ассоль" кафесында тәмле сыйлардан авыз итте. Менә шундый онытылмаслык, гаҗәеп матур көн булып балалар хәтерендә уелып калачак ул ямьле август киче!

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250