Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Нәдер авылы артистларга бай

Нәдер авылының хезмәт сөючән, тырыш халкы элек-электән үк сәнгатькә гашыйк, җырга-моңга һәвәс.

Алар игенен дә иккән, чабата да үргән, чыпта да суккан, мал үрчетеп үз көнен күргән. Ә кичләрен уен-көлке, җыр-биюле уеннар белән күңелле итеп ял иткән. Күмәк эшләр, тула һәм каз өмәләре, әлбәттә, күңел ачулардан башка үтмәгән. Су буйларында, Зәй елгасы тугайларында тальян гармун моңы өзелмәгән.

Авылда зур Мәдәният йорты төзелгәч, яшьләр сәнгатькә тагын да күпләп тартыла башлый. Тальян моңы тугайлардан клуб сәхнәсенә күчә. Укытучылар коллективы ел саен бер спектакль әзерләүне күркәм традициягә кертә. Нөҗүм Ихсанова, Алсу Надырова, Фәүзия Шакирова, Сәрия Шакирова, Энҗе Ишкуатова, Хәкимә Әхмәтҗанова, Банат Идрисова, тимерче Фоат Хәйруллин, китапханәче Шәмсия Харисоваларны күпләр хәтерлидер. 1960 елларда үзешчән коллектив "Кодагыйлар" исемен йөртә. Алар хәтта Казан сәхнәләрендә дә чыгыш ясап, уңышларга ирешәләр.

2010 елда (укытучылар елында) нәдерлеләр мөгаллимнәребезне хөрмәтләп, традицияләрне яңартып, драмтеатр түгәрәген янәдән торгыза. Аңа сәнгать-мәдәнияткә җаны-тәне белән бирелгән китапханәче Гөлүсә Вафина җитәкчелек итә. Авыл халкы белән тыгыз элемтәдә булып, тату, нәтиҗәле хезмәт куюда аның тырышлыгы зур булды. Шушы дәвердә Шәриф Хөсәеновның "Әни килде", Туфан Миңнуллинның "Яшьлек белән очрашу", Фоат Садриевның "Җәмиләнең җенләнүе", Аманулланың "Әлепле әртистләре" спектакльләре сәхнәгә куелды.

- Спектакльләрдә үз көчләрен сынап караучылар күп булды. Сәхнәгә чыгарга теләк белдерүчеләр дә җитәрлек, - дип сөенә түгәрәк җитәкчесе.

Авыл китапханәсендә оештырылган язучылар белән очрашулар, шигырь кичәләре, төрле чаралар да авыл артистларыннан башка узмый. Габдулла Тукай, Муса Җәлил шигырьләрен күзләрне чылатырлык итеп сәнгатьле укучы Рәзинә Миңлегалиева күптән инде авыл халкының мәхәббәтен яулады. Өлкән абый-апаларын күреп, мәктәп укучылары да сәхнәгә чыгарга атлыгып тора. Халкыбызга, укучыларыбызга, әти-әниләргә күңел җылысын биреп, рухи байлык өләшә ул театр түгәрәге.

Май башында Әлмәт драма театры сәхнәсендә Нәдер үзешчән театры Аманулланың "Әлепле әртистләре" спектакле белән бик уңышлы чыгыш ясады. Тамашачылар аларны җылы кабул итте, ә авылдашлары аеруча горурлык хисләре белән алкышлады. Киләчәктә дә яулап алынган дәрәҗәләрне төшермичә, Нәдер авылын яңа үрләргә күтәрерсез дип ышанабыз.

Наҗия Ганиева

Нәдер авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250