“Наше время – Безнең заман” телевизион фестивале гаризалар кабул итә
Оештыручылар эшләүче яшьләр иҗатының "Наше время - Безнең заман" VI республикакүләм телевизион фестивалендә катнашу өчен гаризалар кабул итә башлавын игълан итә.
Фестиваль 2013 елдан бирле уздырылып килә. Аның төп максаты – эшче яшьләрнең рухи һәм интеллектуаль байлыгын һәм сәләтләрен ачу; яшьләрнең социаль адаптация дәрәҗәсен күтәрү; белемнәрен һәм гамәли күнекмәләрен камилләштерү өчен мөмкинлекләрне киңәйтү.
Быел фестиваль Татарстан Республикасында август аеннан ноябрь аена кадәр узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа