Музейга бара алмыйсыңмы? Алайса музей сиңа үзе килә!
Ризаэтдин Фәхреддин мемориаль музееның әлеге гадәти булмаган акциясе хәзер Әлмәттә гадәти хәлгә әверелеп бетте инде.
Чираттагы шундый кызыклы һәм файдалы очрашу 34 нче балалар бакчасында узган. Музей директоры, филология фәннәре кандидаты Диләрә Гыймранова нәни әлмәтлеләр белән очрашып Фәхредин мирасы турында сөйләде.
Чарада бакчада эшләүче тәрбиячеләр дә, кайбер әти-әниләр дә катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа