Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Муса Җәлил кызы әлмәтлене зурлады [+ФОТОЛАР]

Балачагымның бер өлеше Советлар Союзына туры килгән бәхетле буын вәкиле мин. Шуңа күрә герой-шагыйребез Муса Җәлилнең туган көнен дә идеологик тәрбия шаукымы беләндер, бисмилла кебек анам сөте белән каныма сеңдергән.

Иртән торып эшкә барган вакытта балаларымнан сынап аласы иттем. Янәсе, бүген кем туганын әйтә алырлармы? Җиңелрәк булсын өчен татар шагыйре, Советлар Союзы Герое икәнен дә атадым. Дәшмиләр. Бөек Ватан сугышында фашистлар концлагеренда гельотинада башын чапканнар дип өстәдем. Тынлык. «Моабит дәфтәрләре» авторы дигәч кенә, 7 нче сыйныфта укучы улым Җәлилне атады. Безнең тырышлык дип әйтмим, ни кызганыч, үзебез дә эш-эш дип гаилә мәшәкатьләрен кайгыртып, дөнья куучы әти-әниләр «командасыннан». Укытучыларына рәхмәт, татарларны таныткан бөек әдипләребезне өйрәтүдән туктамаганнар икән әле! Шулай да балалар өчен Мусабызның каһарманлыгы тарих тузанына күмелеп, югалып бара төсле. Болай уйларга, гафу итегез, җирлегем бар.

Гадәттәгечә, Җәлил туган көнне аның исемен йөрткән урам чатында урнашкан һәйкәл янында өлкәннәр һәм балалар җыела. Быел да Җәлилне искә алырга төбәгебезнең язучылары, балалар бакчалары һәм уку йортларында белем алучы нәни әлмәтлеләр килгән иде. Сүз дә юк, балалар кушканны җаваплылык белән үти торган җаннар, бик тырышып әдипнең үзләре өчен күпсанлы шигырьләрнең өйрәнгәннәр. Ләкин Муса Җәлилнең кем икәнен һәм бирегә ни өчен килгәннәрен барысы да әйтеп бирә алмады. АГИМСтан килгән егетләрнең берсе (үзен Колшәрип авылыннан дип таныштырды) аны язучы дип атаудан ары китә алмады. Ә һөнәри көллияттә белем алучы Тайсуган авылы егете «Муса Җәлилнең нинди әсәрләрен беләсез?» дигән сорауга шартлатып «Туган тел»не атады.

Аның каравы, драмтеатр артистлары ике ел элек башланган акцияләрен дәвам итеп, троллейбусны үз иткән әлмәтлеләрне куандырды. «Шагыйрь сүзе» каһарман шагыйрь иҗатына, аның тоткында булуга да карамастан, юмористик рухта сугарылган әсәрләренә багышланган иде. Гадәттәгечә, Ленин мәйданы тукталышында беренче очраган җәмәгать транспортына утырып киткән сәхнә әһелләре пассажирларны шаккатырып, елатып һәм көлдереп урамны әйләнеп килделәр. Татар җанлы булган, татар язучыларын белгән, хәтта ки татарча укый алган пассажирларга алар үзебезнең язучыларның китапларын да бүләк итте.

Җәлилнең мирасын саклау - Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны хәтердә тотуга тиң. Безнең шәһәрдә бу юнәлештә максатчан эш алып барылганлыгын күпләр белмидер әле. Әлмәт ветераннар советы уку йортлары белән берлектә шәһәр хәрби комиссариатыннан фронтка чакырылып, хәбәрсез югалганнарның язмышын ачыклау буенча эш алып бара. Шулай итеп бүгенгәчә 2000 нән артык гаип булучы арасыннан 320 кеше турында азмы-күпме мәгълүмат тупланган.

- Без Казан хәрби музее белән килешү нигезендә эшлибез. Хәбәрсез югалганнар анда юк, ләкин еллар буе ябык булган Подольск шәһәрендәге хәрби архивка да, Германиядәге хезмәттәшләренә дә чыгу юлы бар. Хәзер авыл җирлекләреннән фронка алынып, кайтмый калучылар буенча мәгълүмат туплап, архивка мөрәҗәгать итәргә торабыз, - ди Әлмәт ветераннар Советының Бөек Ватан сугышында катнашучылар белән эшләүче комиссиясе рәисе Галия Вәлиева.

Галия ханымга Җәлилне искә алу тантанасында герой-шагыйрьнең тууына 110 ел тулуга багышланган медаль һәм әдипнең кызы Чулпан Җәлилованың Рәхмәт хатын тапшырдылар. Менә бу, ичмасам, чыннан да, Җәлил рухы белән сугарылган көннең иң югары ноктасы иде.

Рәдифә НОГМАНОВА

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса