Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Мәскәү татарлары пәрәмәч бәйрәме уздырды

Мәскәүдә инде дүрт ел рәттән пәрәмәч бәйрәме уздырыла. Аны яз башында Россиядә уздырыла торган масленица бәйрәме урынына татарларга да язны каршылауның бер бәйрәме булсын, ел саен уздырылып традициягә керсен дип башлаганнар иде. Мәдәни үзәк кысаларында гына булса да, пәрәмәч кичәсе чынлап та чын бәйрәмгә әверелә бара.

Быелгы бәйрәмгә дә чәй өстәлләре, пәрәмәчләр куелган иде. Бәйрәмне оештыручы һәм алып баручы, мәдәни үзәкнең китапханә мөдире Нурзидә ханым Чанышева тамашачыларга иң олылап уздырыла торган, ул хөрмәткә пәрәмәчләр пешә торган бәйрәмнәр турында сөйләде.

Ул башта дини бәйрәмнәр - Корбан һәм Ураза бәйрәмнәре хакында мәгълүмат бирде. Аларга багышланып җырлар җырланды. "Мәдинә" рухи җырлар төркеме Рамазан бәйрәменә, Корбан бәйрәменә багышланган җырлар башкарды. Мәдәни үзәк каршындагы иҗади төркемнәр башкаруында "Каз өмәсе", "Аулак өй" бәйрәмнәре дә күрсәтелде, Йөзек салыш уеннары башкарылды. Башкаручылар тамашачылар белән берлектә күп төрле халык уеннарын , халык җырларын башкарды.

Шулай итеп, Мәскәүдә язгы бәйрәм - пәрәмәч бәйрәме традициягә кереп бара. Масленицада белен пешереләр, аны кояшка охшаталар, ә бит безнең пәрәмәч кояшка күбрәк охшаган. Аның һәр бөрмәсендә кояш нуры уйный кебек, "бәйрәм ашы булган пәрәмәчнең үз бәйрәме булырга тиеш" диде бәйрәмдә катнашучылар.

"Азатлык радиосы"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250