- Мөнир, элеккеге тормыш иптәшең Әдилә белән араларыгыз бозылу социаль челтәрләрдә шактый шау-шу куптарды. Аннан гафу үтенүең, кире кайтарырга теләвең турында да укыдык. Күптән түгел генә синең тагын гаилә корырга планың барлыгын белдек. Тормышыңны кабаттан Әдилә белән бәйләргә булдыңмы, әллә йөрәгеңне башка туташ яуладымы?
- (Көлә). Башкасы. Әлегә сер булып калса ярыймы? Вакыты җиткәч, барысын да белерсез.
Җырчы егетебез шәхси тормышындагы барлык серләрне ачып бетерергә теләмәсә дә, иҗатындагы яңалыклар белән теләп уртаклашты. 4 июньдә биш Сабан туенда эшләп алганнан соң, кабаттан яңа җырлар яздыру эшенә тотынган. Быел ул тамашачыларга беренче тапкыр үзенең сольный программасын тәкъдим иткән иде. Әлегә районнар, шәһәрләр буенча чыгыш ясаса, яңа сезонда шушы ук программасы белән Казан тамашачысы каршында имтихан тотарга планлаштыра.