Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәдәният. Сәнгать

Мәликә Путин белән кул биреп күрешкән [+ФОТОЛАР]

Казаннан Мәскәүгә күченгән җырчы Мәликә Разакова башкалада кул кушырып утырмый. Әле җырлый, әле кинода төшә, әле кызыклы чараларда катнаша.

Шундый чараларның берсе Мәскәүдән читтә - Кырым ярымутравында узган. «Таврида» дип аталган яшьләр форумына иҗади егетләр һәм кызлар җыелган.

Бу хәлгә бер айдан артык вакыт узган. Әмма мәгълүмат әле күптән түгел генә пәйда булды. «Таврида»га кунакка Россия президенты Владимир Путин килгән. «Садко» спектаклен ул Мәликә белән бергә беренче рәттә утырып караган. Алай гына да түгел, Мәликә белән кулын биреп исәнләшкән. Путин белән исәнләшүчеләр күп, әмма утырган килеш исәнләшүчеләр күп түгелдер, дип яза «Артистлар.ру».

Берәр кайчан сезгә дә президент белән янәшә утырырга туры килсә, «Артистлар.ру» әле киңәшен дә бирә:

1. Дулкынланмагыз, тынычлык саклагыз.

2. Һәрвакыт елмаегыз.

3. Гәүдәгезне ә-әз генә президентка табарак борып утырыгыз.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса