Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Миңлебай авылында сөлге җыйдылар (+фото)

Кичке авыл тынлыгын ярып җыр яңгырый.

Әбиләр сөйләгәнчә урам тутырып яңгырый. Гармунчылар берсен-берсе уздырып әле бию көен өздереп җибәрә, әле халкыбызның моңлы сазын суза. Әгәр дә заманча технологияләр белән төзелгән берсеннән-берсе матур йортларны, асфальт түшәлгән юлларны, киң урамнарны барлап узган әллә нинди төрдәге машиналарны игътибарга алмасаң, үзеңне үткәнгә кайтып төшкәндәй хис итәсең. Бу хозурлыкка аерата бер ямьне бәйрәмчә тарантасларга җигелгән тулпар атлар бирә. Миңлебайга Сабантуй атлый! Җигүле атларга төялеп, балаитәкле күлмәк кигән кызларның елмаюына төренеп, җилдәй җитез егетләргә көч-гайрәт өстәп бәйрәм килә авылга, бәйрәм килә!

Сабантуй алдыннан мәйдан батырларына бүләк җыю йоласын Миңлебайда яулык җыю бәйрәме диләр. Аның кайчан барлыкка килгәнен хәтта әбиләр дә хәтерләми, ләкин күңелләренә кыз чагындагы иң күркәм бәйрәмнәрнең берсе булып кереп калганына берсе дә шикләнми. Шуңа күрә яшьлеккә кайтарып килүче һәм гадәт буенча ел саен Сабантуй алдыннан кабатланган бу көнне күпләр көтеп ала.

Сабантуйның аерылгысыз өлеше булса да, бу чарага махсус әзерләнә икән миңлебайлылар. Җигүле ат бүген бик сирәк күренә, шуңа күрә тарантасларны алдан килешү буенча күрше авылдан алып кайтканнар. Шөкер, гармунда уйнап җырлардай яшьләре җитәрлек Миңлебайның - егетләр дә, кызлар да халкыбызның күңел җәүһәрләре белән таныш, халык җырларының теләсә кайсысына кушылып җырлап китә, бию көенә дә тыпырдарга ялындырып тормый. Авыл клубының хәзинәсе бай - милли костюмнар барысына да җитәрлек.

Гадәттә, әзерлек эшләре башкарылгач, авыл яшьләре, мәктәп укучылары билгеләнгән урынга җыела, араларында бер өлкән кешене авыл халкы биргән бүләкләргә "хисап" алып баручы казый итеп, яшьләрнең берсен "сөрән салучы" - яки төркемне берләштерүче итеп билгелиләр. Яулык җыю, исеменнән күренгәнчә, Сабантуй уздыру өчен бүләкләр туплау максатыннан оештырыла. Яшьләр һәрбер өйгә кереп үзләренең һөнәрләрен күрсәтә, Миңлебайның һәр гаиләсен Сабан туена чакыра. Аларны буш кул белән чыгарып җибәрмиләр - кайсы яулык, кайсы акча, кайсы кайбер башка төр бүләкләр биреп озатып кала. Яулык җыю өч көн дәвам итә икән. Җыелган бүләкләрнең һәрберсе Сабантуй мәйданында уйнатылып бетә. Традицион уеннардан тыш, Миңлебайда ел саен яңа төр уен уйлап табалар. Узган ел, мәсәлән, кыек баганага батырга дигән тәкәне баудан тотып менәргә кирәк булган, быел исә тагын да катлаулырак тамаша әзерләгәннәр. Ләкин авыл җирлеге башлыгы Илдар Рәхимов серне чишәргә ашыкмады.

-Сабантуйга килегез дә үзегез күреп китәрсез, бик тырышсагыз, кыйммәтле бүләкләр дә отарсыз, - диде ул, район халкын бәйрәмгә чакырып.

Быел Сабантуй батырларына дип 2 тәкә, 8 әтәч, уеннарда җиңүчеләргә бик күп төрле көнкүреш техникасы, ә иң мөһиме, күтәренке кәеф әзерләп куйган миңлебайлылар.

Рәдифә Ногманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250