Мәдәният хезмәткәрләренең уртача хезмәт хакы күпме?
ТР Мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина хәбәр иткәнчә, Татарстанда мәдәният өлкәсендә көч куючыларның хезмәт хакы быел 20 % ка арткан.
Хәзер ул 17 мең сумнан артыграк икән. Татарстанда барлыгы 20 мең мәдәният хезмәткәре исәпләнә. Хезмәт хакларын арттыру, беренче чиратта, авыл җирләрендәге кадрлар кытлыгы проблемасын хәл итәргә булышкан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа