Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Матурлыкның юктыр чикләре [+ФОТОЛАР]

Тарихка кереп калып, меңәр еллар үлмәс саналган картиналар, архитектура кыйммәтләрен тудыручы осталарны кем тудырган? Аллаһы Тәгалә, Табигать-Ана диючеләр табылыр. Әлбәттә, андыйлар хаклы булыр, ләкин шундый һәрбер даһи артында аларны дөрес юлга җибәрүче остазлар барын да онытмыйк. Шәһәребезнең 1 нче сәнгать мәктәбендә булып кайтканнан соң андый остазларның ни дәрәҗәдә үз эшләре...

Бүген бик кысан һәм иске бинада утырсалар да, 850 укучыны һәм 20 кешелек хезмәт коллективын сыйдырган ярты гасырдан артык тарихлы мәктәптә тормыш кайнап тора. Директор урынбасары Альбина Агафонова сүзләренчә, биредә берьюлы 250 ләп кеше шөгыльләнә. Төрле яшьтәге балалар да, яшүсмерләр һәм эшчеләр, хәтта әби-бабайларга чаклы матурлыкны тоярга, күрергә, тудырырга өйрәнә. Өстәмә белем бирү өлкәсендә укытучыларның категорияләре дә тормышка карашы, зәвыгы кебек үк югары дәрәҗәдә. Ләкин иң сокландырганы - аларның эшләгән эшләренә хәм кешеләргә ихлас мәхәббәте. Юкса, бу кадәр матурлыкка каян өйрәнерләр дә, белемнәрен шултиклем кеше белән бүлешергә каян көч табарлар иде?!

Таныш булыгыз: Татьяна Пахомова, декоратив-кулланма сәнгать буенча укытучы, "Россиянең иң яхшы балалар сәнгать мәктәбе педагогы" лауреаты, халыкара "Роза ветров" бәйгесе, "Преображение" фестивале җиңүчесе. Күпсанлы бүләкләр иясе булган Татьяна Ивановна Әлмәт сәнгать мәктәбен тәмамлагач, Чебоксар дәүләт педагогия институтының сәнгать-графика факультетын тәмамлый.

- Үз-үземне белә башлап, сәнгать дөньясына чумганнан бирле шунда кайныйм, - ди ул үзе хакында.

15 ел дәвамында Татьяна Ивановна үзенең авторлык программасы нигезендә укыта. Аның төп тематикасы табигый формаларны стильләштерү булса да, башкару техникасының төрлелеге белән аерылып та, шул ук вакытта тулыландырып та тора. Тонельле открыткалар, нокталы рәсемнәр (точечная роспись), батик (тукымага рәсем төшерү), тукыманы сәйләннәр белән декорлау, квиллинг, аппликация, кәгазьгә җан өрү - боларның барысын да Татьяна Ивановнада шөгыльләнә торган 15 сыйныф укучылары - балалар һәм өлкәннәр бик рәхәтләнеп өйрәнә. Соңгысы аеруча кызыклы һәм гаҗәп күренеш. Гап-гади ап-ак кәгазь кайчы һәм оста кул ярдәмендә гаҗәеп формалы бөҗәкләргә, җир-су хайваннарына әйләнә дә куя. Моның өчен бары тик тиешле урында бөкләп, кирәкле урында кискәләп кенә җибәрергә кирәк. Күләмле, рельефлы фигураларны тудыру шундый гади гыйлемнән башлана дип белдерә белгеч.

- Берсе артыннан икенчесен өйрәнә торгач, мәктәпне бетерүчеләр үзләренең диплом эшләрен күптөрле техниканы берләштереп эшли. Бөтенесе дә сәнгать юлыннан китмәсә дә (әлбәттә, сәнгать, архитектура, дизайн бүлекләрендә белем алучылар күп) иҗатны хобби иткән табиблар, икътисадчылар белән аралашып яшим, - ди Татьяна Пахомова.

Укытучы көн саен диярлек алтышар сәгать эшли. Кул эше белгән һәм кәефенә карап төрле вакыт аралыгында тудырган эшләнмәләрен якыннарына бүләк итәргә бик ярата. Ә үзе чәчәкләрне якын итә.

- Табигать канатландыра мине, чәчәкләр рухландыра. Аларның кабатланмас линиясе - теләсә нинди генә техниканы алсаң да эшләү өчен менә дигән өлге, - ди ул .

Бик кысан, тынчу бүлмәдә уздырган 15 минутлык әңгәмә күңелемне яктыртып җибәрде. Әллә диварларын бизәгән күптөрле кул эшләнмәләре, әллә тырышып-тырмашып сәнгать дөньясы фәнен өйрәнгән укучы балалар, әллә инде алар өчен җанын фида кылырга әзер булучы укытучы тылсымландырды - мин яңа китап укыган, өрь-яңа спектакль караган, табигатьтә кояш баешы белән таң атуын күзәткән сәер кеше сыман иләсләнеп тә, илһамланып та чыктым аннан.

Материалларны Рәдифә Ногманова әзерләде

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса