Марат Бәшәров хатынын кыйный, диләр
Интернет челтәрендә Марат Бәшәров хатынын кыйный икән, дигән хәбәр таралды.
Янәсе, Марат эчкән, кызып киткән. Ә хатыны полициягә бармаган, абыйсы Федорга гына әйткән. Федор артистны тукмаган. Артист үзе һәм аның өченче хатыны Елизавета Шевыркова бу хәбәргә бик ачулы. "Бу дөрес түгел! Бу ниндидер шаяру, аны күпертеп, дөньяга таратканнар", - ди Елизавета.
Елизавета белән Марат сентябрь башында өйләнешкән. Аңа кадәр бу парның Марсель исемле уллары да туып өлгергән. Рәсми рәвештә Марат икенчегә өйләнә, ә рәсми булмаган мөнәсәбәрләрне дә исәпләсәң, 31 яшьлек Елизавета - 43 яшьлек Маратның өченче хатыны.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа