Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Драмтеатр артистлары бүген җәмәгать транспортында шигырь укыды

Төшке аш вакытында Ленин урамында хәрәкәт итүче 5 нче номерлы автобуста утырган пассажирлар бүген гадәти булмаган акция шаһиты булдылар.

Күз алдыгызга китерегез: гап-гади бер көн, атна азагы булуга куаныпмы, эш күплегенә арыпмы гадәтләнгән автобус маршрутында кемдер өенә, кемдер базарга бара. Шулвакыт янәшәдә утыручы үзең кебек гади пассажир кычкырып торып шигырь сөйли башлый...

Бу шаяру да, хыял да түгел, чып-чын тормыштан алынган булган хәл. Аның идеясе һәм тормышка ашырылуы - Әлмәт татар дәүләт драма театры коллективыныкы. Тамашачысы - син, мин, ул, бер сүз белән әйткәндә, кирәкле вакытта кирәкле урынга эләккән гап-гади пассажирлар.

"Шагыйрь сүзе" атлы яңа проект Әдәбият елы кысаларында әзерләнде. Аның премьерасы бүген булды. Бөек Тукаебыз туган көн алдыннан эшләнгән бу чара тулысы белән шагыйребез әсәрләреннән (шул исәптән аларның русчага тәрҗемәсе дә) төзелгән. Гадәти булмаган акциянең шаһиты булган әлмәтлеләр арасында аптырап калучылар да, шикләнеп караучылар да, Тукаебыз сүзенә чын күңелдән шатланучылар да бар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса