Реклама
Әлмәттә журналистика тарихына мәшһүр каләм иясе булып кереп калган талантлы шәхес, шагыйрь Иван Винокуров исемендәге премия тапшыру тантанасы булды.
Анда Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, район башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова, "Әлмәтнефть" идарәсенең баш икътисадчысы Ирек Газизуллин да катнаштылар.
Узган ел Әлмәт журналистлар оешмасы һәм "Әлмәтнефть" идарәсе тырышлыгы белән Иван Винокуров исемендәге премия унбиш ел туктап торганнан соң кабат бирелә башлады. Мәртәбәле премия биш номинация буенча бирелә. Быел әлеге мәртәбәле бүләккә "Нефтяник" газетасы баш мөхәррире Светлана Ежова, әлеге газета журналисты Лилия Шакирова, "Җомга" тапшыруын алып баручы Нәфисә Сабирҗанова, ветеран журналист София Гарифуллина һәм безнең өчен аерата сөенечлесе - "Әлмәт таңнары" газетасының бүлек редакторы Гөлфия Әхмәтханова лаек булдылар.
Кызыксындыру премиясе "Знамя труда" газетасы журналисты Эльмира Габидуллинага тапшырылды. Лауреатлар дипломнар һәм акчалата премияләр белән бүләкләнде.
Тантана барышында Әлмәт Журналистлар оешмасына яңа әгъзалар кабул ителде, быел юбилейларын билгеләп үткән каләм ияләренә "Рухият" рухи яңарыш фондының бүләкләре тапшырылды, үзешчәннәр концерт номерлары белән чыгыш ясады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+