Әлмәттә йолдызчыклар кабынды
Яшьләр үзәгендә мәктәпкәчә учреждениеләрдә тәрбияләнүчеләр арасында уздырылган «Йолдызчыклар» балалар иҗаты бәйгесенең гала-концерты булды.
Быел бәйгенең сайлап алу турында 52 балалар бакчасы катнашкан. Педагоглар тарафыннан «Конферанс», «Танцевальное творчество», «Вокальное творчество», «Театрализованные встречи» номинацияләре буенча 120 гә якын номер әзерләнгән. Тамашачыларга иң яхшы дип табылган 14 композиция күрсәтелде. Җиңүчеләр дипломнар һәм призлар белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа