Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә Яшьләр көне узды [+ФОТОЛАР]

Бүген Әлмәт яшьләре бәйрәм итте.

Чаралар шәһәр паркында "Татнефть" компаниясе яшь хезмәткәрләре форумы белән башланып китте. Яшьләрне компаниянең кадрлар бүлеге начальнигы Рифдар Хамадьяров, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Роза Әфләтунова, "Татнефть"нең яшьләр комитеты рәисе Ренат Мамин һ.б. сәламләде.

Бәйрәм спорт уеннары, интерактив мәйданчыклар эшчәнлеге, мастер-класслар, күңел ачу чаралары белән үрелеп барды. Технопарк күргәзмәсе дә эшләде. Кичке 8 дә паркта электрон музыка сөючеләр өчен популяр DJ Леонид Руденко чыгыш ясый, шулай ук пляжда "Фестиваль красок", Яшьләр үзәге каршында гирозаезд үтә.

Ирина Апачаева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса