Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә яңа китапларны тәкъдир иттеләр [+ФОТО]

«Иске Әлмәт» Мәдәният йортында «Татнефть» компаниясенең «Рухият» рухи яңарыш фонды тарафыннан нәшер ителгән китапларны тәкъдир иттеләр.

Чарага әдәбият сөючеләр, мәдәният эшлеклеләре һәм быелгы җыентыкка шигырь-әсәрләре кергән барлык авторлар җыелды. Фонд быел әдәбият сөючеләргә 4 китап бүләк итте.

Быелгы басмаларга килгәндә, узган елгылары кебек алар югары зәвык белән, сыйфатлы итеп эшләнгән. Уңга якын җыентык чыгарган, балалар өчен кызыклы һәм әһәмиятле әсәрләр иҗат иткән Галина Тютюгинаның «Азбука чудес» дигән төсле китабы нәшер ителүе йөзләгән балага зур бүләк булгандыр. Автор үзе әйткәнчә, балалар өчен китап чыгарганда иң элек бизәлешкә игътибар булырга тиеш. Күптән түгел табадан төшкән басманың төсле рәсемнәренә һәм әкияти персонажларның матурлыгына карап, китап рәссамы Влада Семенованың максатка ирешүен билгеләргә кирәк.

«Туган яктан илһам алып…» җыентыгы быелгы затлы китапларның иң эчтәлеклесе һәм халыкчаны булгандыр, мөгаен. Әлеге җыентыкка нефть төбәгендә яшәп иҗат итүче ике йөзләп һәвәскәр каләм иясенең шигырь һәм хикәяләре тупланган. җимешләрен бер китапка дөрес һәм бай итеп туплый алган.

- ­­­ Без дөрес юлдан барабыз дип саныйм. Максатыбыз - әдәбиятны үз итүчеләргә ярдәм кулы сузу, яшь талантларны үстерү. Китап чыгару яшьләр өчен генә түгел, гомумән, авыр һәм кыйммәтле ул. Шуңа да нәшер итүне, җыентыкларга яшьләрнең иҗат җимешләрен кертүне без киләчәктә дә дәвам итәчәкбез, - диде «Татнефть» АҖ генераль директоры урынбасары, «Рухият» фонды рәисе Рөстәм Мөхәммәдиев.

Быел данлы һәм татар әдәбияты тарихына ныклы эз калдыручы ике зур басма да нәшер ителде. Саҗидә Сөләйманованың иҗаты һәм тормышы сурәтләнгән «Шигъриятнең күкчәчәге» һәм Гамил Афзалның мәкаләләре, истәлекләре, шигырьләре тупланган китаплары эчтәлеге ягыннан хәтта берничә томлык энциклопедияләрне дә арттырыр кебек (аларга карата фикерләр соңрак - бу китапларны укып чыккач ишетелер әле).

- Уникаль «Рухият» фондына нигез салучыларга чиксез рәхмәтләрне белдереп, әдәбиятны үстерергә мөмкинлек тудырганнарына хөрмәтебезне җиткерәбез. Быел да укучыларыбызга кирәкле булган, әдәбиятны баетуда саллы өлешләрен кертәчәк китаплар дөнья күрде. Мәктәпләр, китапханәләрне әдәби китаплар белән баетканнары өчен дә без нефтьчеләргә рәхмәтле булырга тиеш, - диде район башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова.

Әдәбият кичәсе Әлмәт драма театры артистларына була китапларның үзләре кебек затлы, халыкчан һәм мәгънәле килеп чыкты. Һәр басманы укучыларга кызыклы итеп тәкъдим итеп, бу китапларны кулга алу белән укып чыгарлык иттерде алар. Һәр чыгыш килгән кунакларны, республика һәм төбәк язучыларын, гомумән, каләм тибрәтүчеләрне яңа иҗат үрләренә канатландырырлык булды.

Филүзә ХӘМИДУЛЛИНА

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса