Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә С.Сөләйманова исемендәге республика фестивале старт ала

Иртәгә, 3 октябрьдә, Яшьләр үзәгендә студентлар иҗатының мәшһүр якташыбыз С.Сөләйманова исемендәге республика фестивале башлана.

Сәләтле яшьләрне барлау һәм сәламәт тормыш рәвеше алып баруны пропагандалау, Саҗидә Сөләйманова исемен мәңгеләштерү - бу чараның максаты. Әлмәт дәүләт нефть институты башлангычы булган һәм уку йортында белем алучы күп талантларны ачкан "Тормыш, исәнме!" фестивале соңгы елларда район чикләрен узып, башка төбәкләр студентларын да җәлеп итте. Быелгы фестиваль, аның катнашучылары, үзенчәлекләре турында тулырак язма газетаның киләсе санында басылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250