Әлмәттә сәнгать төне узачак
Яшь һәм талантлы рәссамчыларны бары тик шушы чарада гына күреп булачак.
2 нче Идел буе халыклары әдәбияты китапханәсендә 4 ноябрь көнне 16:00 дән 20:00 сәгатькә кадәр "Сәнгать төне" дигән кино елына багышланган зур бәйрәм булачак. Тематик экскурсияләр, күргәзмәләр, музыкаль программа, яшь рәссамчылар күргәзмәләрен күрергә теләүчеләр бирегә рәхим итегез. Китапханә Ленин урамы 22 адресы буенча урнашкан. Мәктәп укучылары өчен менә дигән каникул чарасы бу! Белешмәләр өчен телефон: 32-21-53
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа