Әлмәттә Шигърият бәйрәме булып узды [+ФОТОЛАР]
Бүген Әлмәттә Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышлап, Шигърият бәйрәме булып узды.
Аның һәйкәле янында җыелган әлмәтлеләрне, әдәбият сөючеләрне район башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова сәламләде һәм Тукайның бөеклеген ассызыклап, ихлас теләкләрен җиткерде. Әлмәт язучылар оешмасы җитәкчесе Рәфкать Шаһиев Әлмәт төбәгенең каләм ияләренә бай булуын, Клара Булатованың узган ел Тукай премиясенә лаек булуын билгеләп узды.
Шигырь бәйрәмендә күркәм традиция буенча Рафаил Төхфәтуллин исемендәге әдәби бүләк тапшырылды. 2015 елдагы иҗат нәтиҗәләре буенча "Әдәбият" номинациясендә Людмила Аланлы һәм Гөлнара Миранова, "Журналистика һәм публицистика" номинациясендә "Нефтяник" газетасы баш мөхәррире Светлана Ежова, "Сәнгать" номинациясендә Әлмәт татар дәүләт драма театры режиссеры Ильяс Гәрәев, "Җәмәгатьчелек-агарту эшчәнлеге" номинациясендә АГИМС ректоры Ильяс Салахов мәртәбәле бүләккә лаек булды.
Чара шагыйрьләр, балалар бакчаларына йөрүче балалар, укучыларның чыгышлары, җыр-моң белән үрелеп барды. Шигърият бәйрәме күмәкләшеп "Туган тел" җырын башкару белән тәмамланды.
Тукайга багышланган бәйрәм чаралары һәйкәл янындагы "Әдәби ишегалды"нда дәвам итте. Район мәдәният йортының үзешчән артистлары "Кәҗә белән сарык" әкиятен сәхнәләштерде, Шүрәле, Былтыр, Кәҗә белән Сарык, Су анасы балалар белән аралашты, фотоларга төште. Чара турында тулырак "Әлмәт таңнары" газетасының җомга санында укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа