Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә Сабантуй дәвам итә [+ФОТОЛАР]

Шәһәрдә 15 елдан артык шушы чорда Әлмәттә физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен Сабантуй уздырыла. Быел да үзәк паркка бәйрәм итәргә күп кеше җыелды.

Кайсысы белән генә сөйләшмә, инвалидлар бер авыздан диярлек һәммәсе бу чараны көтеп алуларын әйтте. Кече Сабантуй - алар өчен аралашу, очрашу урыны да, куанычлы вакыйгаларга бай бәйрәм дә. Шәһәрдә һәм районда 12 меңнән артык инвалид яши. Шуларның 3883 е эшкә яраклы яшьтә, 644 е балалар, 1064 кеше тумыштан инвалид. Районда физик мөмкинлекләре чикләнгәннәргә социаль теләктәшлек күрсәтү йөзеннән зур эш алып барыла. Бу хакта район башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова да чыгышында билгеләп үтте.

- Кече Сабантуй дип аталса да, аның колачы киң. Ул игелеклелек, өмет-ышаныч бәйрәме дә. Бүген биредә депутатларны, иганәчеләрне күрү сөенечле. Инвалидлар актив тормыш рәвеше алып барырга тырышалар, һәр җирдә алар өчен куллана алырлык тирәлек булуын телиләр. Республика, муниципалитет җитәкчелеге бу мәсьәләләрне хәл итә. Социаль әһәмияткә ия чараларда шулай нәшат катнашуыгыз өчен рәхмәт сезгә, - диде ул.
Шәһәрдә һәм районда аз тәэмин ителгән, күпбалалы һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән сабыйлар тәрбияләнгән гаиләләргә уку елы башланыр алдыннан «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында ярдәм күрсәтелә. Агымдагы елда беренче тапкыр мәктәп бусагасын 2735 бала атлап керәчәк. Алар арасында инвалид балалар да бар. Сабантуйда әлеге сабыйларга мәктәп кирәк-яраклары тутырылган сумкалар тапшырылды.
Социаль яклау идарәсе начальнигы Кадрия Гыйматдинова да инвалидларның кайгыртучанлык тоеп яшәүләрен искәртте. Дәвалану өчен алар төрле реабилитация үзәкләренә, санаторийларга юлламалар алалар, ярдәм кулы сузучы миһербанлы предприятие-оешмалар, депутатлар, кешеләр дә аз түгел. Сабантуйда алар янәдән игелекле гамәл кылдылар.

Җыр-биюләрсез Сабантуйны күз алдына да китереп булмый. Физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрне бәйрәм белән котлап, шәһәр һәм район үзешчәннәре иң матур җырларын бүләк итте. Активистларга Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Тантаналы өлеш тәмамланганнан соң спорт ярышлары башланды. Физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең аларда нәшат катнашуларына, рухларына сокланмый мөмкин түгел. Тормышта авыр чакларда менә кемнәрне күз алдына китерергә, үрнәк алырга кирәк икән безгә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса