Әлмәттә Россия көнен билгеләп уздылар (+ фотолар)
Кичә шәһәр паркында зур тамаша булды.
Россия көне уңаеннан танылган җырчылар килде. "Алтын барс" премиясен инде 8 тапкыр алган Рамил Галимҗанов, Язгөл һәм башка үзешчән артистлар катнашында шәһәр паркы сәхнәсендә концерт узды. Ә иң матур мизгелләрне Татарстанның атказанган артисты Гөлнара Тимерҗанова һәм аның иҗатташ дуслары бүләк итте. Гөлнара концертта өченче баласын алып кайтырга хыяллануын әйтте. Аның икенче малаена 1 яшьтә 8 ай булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа