Реклама
Балалар кече яшьтән үк нефтьнең кайдан табылуын һәм аңардан нәрсәләр ясавын белеп үсә.
Мондый нәтиҗәгә без Миңнебай авылындагы Фатих Кәрими музеенда узган чарада булып кайткач инандык. Әлмәт муниципаль районына 85 ел, ә нефтьчеләр шәһәре оешуга 62 ел тулу уңаеннан, "Шатлык" балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре белән кызыклы һәм файдалы очрашу узды. Ул көнне алар чын нефтьне күреп кенә калмадылар, ә хәтта бу файдалы казылманы иснәп, аның сыйфатын, кызыклы үзлекләрен дә күрә алдылар. Музей фондлар сакчысы Регина Бикмөхәммәтова нефть табыла башлау тарихын сөйләде, балалар белән кызыклы викторина уздырды.
Быел Фатих Кәриминең мемориаль музеенда зур чара да көтелә: мәгърифәтченең тууына 145 ел булуны зурлап оештырасылары килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+