Әлмәттә мәдәният үзәге кайный
Мәдәният хезмәткәрләре 25 март көнне үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Әлмәтлеләр аны нинди уңышлар һәм планнар белән каршылады икән?
Безнең төбәк мәдәният учакларына бай - 141 мәдәният һәм сәнгать учреждениесе исәпләнә. Моннан тыш дәүләтнеке булмаган 7 мәдәни-ял өлкәсе учреждениесе эшли. Читтән караганда мәдәният хезмәткәрләренең хезмәте җиңел кебек. Әмма бу алай түгел. Һәрбер эш, уңыш-казаныш астында зур тырышлык ята. Биредә дә маңгай тирен түкмичә генә бернигә дә ирешеп булмый.
- Узган ел җирле бюджет хисабына һәм үзебез эшләп тапкан акчага 3 миллион сумнан артык бәягә әйберләр алдык. Болар - музыка уен кораллары, техник чаралар, аппаратура, сәхнә киемнәре. Моннан тыш Иске Михайловка Мәдәният йортына, Нагорный клубына, Түбән Абдулдагы музейга барлыгы 3 миллион сумга якын капиталь ремонт үткәрелде. Чуваш Сиренькиносы, Югары Акташ, Яңа Михайловка, Тайсуган, Борискино авыллары Мәдәният йортларына агымдагы ремонт уздырырга мөмкин булды. Тагын 13 клуб, күп кенә китапханәләр капиталь ремонт сорый. Шунысы куанычлы, республиканың "Авыл клублары" программасы исемлегенә әлмәтлеләр дә эләкте. Узган ел Югары Мактамада күпфункцияле үзәк төзелде. Быел исә Елховойда яңа Мәдәният йорты төзелеше бара, - диде мәдәният идарәсе начальнигы Гүзәл Пайдуллина.
- Гүзәл Атласовна, хәзер китапханә хезмәтләреннән файдаланучылар күпме?
- Бу сорауны еш ишетергә туры килә. Дөрестән дә, бүген китап эзләп китапханәләргә бармасаң да була кебек - электрон китапханәләр бар. Әмма чын, кулга тотып укырга мөмкин булган китапны берни белән дә чагыштырып булмый. Яраткан китапларны кат-кат укыйсы килә. Китапханәләрдәге мохит та үзгә бит. Без бу мәдәният учакларын сакларга тиешбез. Мәгариф учреждениеләре ремонтланып беткәч, мәдәният учреждениеләренә дә игътибар артыр дип ышанам.
- Узган ел грантларга да бай булды. Сез дә "Иң яхшы җитәкче" номинациясендә Татарстан хөкүмәте грантына лаек булдыгыз.
- Бу грант "Терәк һәм абруй" номинациясе буенча 1 нче балалар сәнгать мәктәбе директоры Вера Бушуровага да бирелде. Шулай ук Әлмәт татар дәүләт драма театры "Туфан мәктәбе" проекты өчен иң яхшы учреждение булып танылды. Болардан тыш Түбән Мактаманың балалар китапханәсе, Яшьләр бистәсенең Мәдәният йорты проекты да әлеге мәртәбәле грант белән бүләкләнде. Өстәмә белем бирү мәктәпләреннән сигез укытучыга район башлыгы гранты тапшырылды. Җиңүләр күп, әлбәттә. Мисал өчен, Яңа Кәшернең халык театры "Идел-йорт" театр коллективлары республика фестивале лауреаты булды, татар телендә узган ШТМ (КВН) республика бәйгесеннән район Мәдәният йортының "Шүрәле" командасы Гран-при алып кайтты һәм башкалар.
- Уздырылган чараларны карап, Әлмәтне мәдәният үзәге дә дияргә була. Авыл җирлекләре дә мәдәни тормышта кайнап яши.
- Әлмәт, чынлап та, мәдәният үзәге. 2012 елда без 12 меңгә якын мәдәни-массакүләм чара уздырдык. Иҗат бригадасы кайларда гына чыгыш ясамый. Авыл җирлекләренең иҗат отчетлары тукталмый, дәвам итә. Мин аларны кирәк дип саныйм. Бу торак пунктлардагы талантларны барлау да, алардагы мәдәният учагын дөрләтеп тоту да, авыллар өчен бәйрәм дә. Быел шәһәрнең 60, Татарстанда нефть чыгарыла башлауның 70 еллыгы уңаеннан ТОСМСлар арасында да "Юбилеең белән, яраткан шәһәрем" темасына иҗат бәйгеләре уздыруны планлаштырдык. Соңгы тапкыр алар Җиңүнең 60 еллыгына багышлап көч сынашкан иде. Сүз дә юк, ТОСМСлар арасында мондый чыгышлар әзерләү авыррак. Ләкин җитәкчеләр башта каршы килсә дә, ахырдан үкенмиләр, киресенчә, шатлануларын белдерәләр.
- Юбилейлар елында әлмәтлеләрне һәм калабыз кунакларын тагын нинди чаралар көтә?
- Безнең төбәктә күпмилләтле халык яши. Шуны искә алып, татар, рус, чуваш, мордва мәдәнияте көннәре үткәрергә планлаштырабыз. Башкаручылар арасында шәһәребез турында "Әлмәтем - җырлы бишек" җыр бәйгесе узачак. Аңа әзерлек эше башланды инде. Батыр якташыбыз Бари Йосыповның 110 еллыгына багышланган чаралар да бар. Бер сүз белән әйткәндә, чаралар бихисап һәм төрле эчтәлектә. Калганнары сер булып калсын.
Ирина Апачаева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа