Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

“Ел лидеры-2012” бәйгесенең җиңүчеләре билгеле булды

"Җиңүче" исеменә лаек булу - мәртәбә һәм зур җаваплылык, шулай ук киләчәктә икеләтә тырышлык белән эшләү өчен этәргеч" - "24 яшьтән 35 кәчә яшьләр иҗтимагый берләшмәләре лидеры" номинациясендә җиңүче "Планета" яшүсмерләр клубының социаль педагогы Альбина Гарипова "Ел лидеры-2012" бәйгесеннән соң кичерешләре белән уртаклашканда шулай диде.

Альбина бәйгедә мәртәбәле экспертлар белән әңгәмәне уңышлы үтеп, җирлектә яшьләр тормышы турында инша яклап, үсмерләр белән эшчәнлегенең төп юнәлеше - табигый һәм кулланышка ярамый торган материаллардан эшләнмәләр ясау буенча мастер-класс оештырып җиңү яулаган.

"Ел лидеры" бәйгесе Әлмәттә 2008 елдан уздырыла. Балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре җитәкчеләре, волонтерлар, мәктәпләрдә, югары һәм махсус урта белем бирү йортларында үзидарә активистлары, предприятие-оешмаларның яшьләр комитетлары вәкилләре эшчәнлеген экспертлар советы (бу юлы сайлап алуда Дәүләт Советы депутаты Гүзәл Еремеева, башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары катнашкан) 4 номинация буенча бәяләгән. Оештыручылар сүзләренчә, быел номинацияләр саны кимегән, ләкин бәйгенең максаты шул ук, атап әйткәндә төбәкнең төрле тармакларыннан талантлы, әйдәп бару сәләтенә ия лидерларны ачыклау һәм аларга булышу, шулай ук яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруда балалар һәм яшьләр оешмаларының ролен күтәрүне күз уңында тотканнар.

Балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе җитәкчесе Родион Карпов белдергәнчә, конкурсантлар югары дәрәҗәдә әзерлек күрсәткән. Шуңа күрә республикада Әлмәт данын яклау авыр булмаячак. Һәрхәлдә, "безнекеләр йөзгә кызыллык китермәс" дип ышандыра яшьләр лидеры.

2012 ел нәтиҗәләре буенча уздырылган бәйгедә Кристина Касланова (АГНИ студенты, "AGNI_FM" радиопроекты җитәкчесе, "Селигер" халыкара мәгариф форумында катнашкан), Дарья Ершова (Әлмәт физик культура көллияте студенты, уку йортының студентлар шурасы рәисе), Светлана Сураева ("Луч" яшүсмерләр клубы мөдире, "Лучистые" яшьләр иҗтимагый берләшмәсе җитәкчесе), Гөлнара Борһанова (АГНИ студентларының беренчел профсоюз оешмасы рәисе, Гыйльми Шура әгъзасы, 19 фәнни эш автор) һәм Альбина Гарипова "Ел лидеры" исеменә лаек булды.

Яшь, актив, талантлы, максатчан, киләчәк өчен җаваплылык тоеп яшәгән һәм эшләгән 7 кешегә дипломнар тапшырылды.

Ләйләгөл Минаева

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250