Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә Дуслык фестивале үтте [+ФОТОЛАР]

Әлмәттә "Минем ватаным - бишегем" җирлекара иҗади эстафета кысаларында Дуслык фестивале узды.

Түбән Мактама җирлегенә бу көнне төрле милләт вәкилләренең фольклор, җыр, бию ансамбльләре җыелды. Район Мәдәният йортының иҗат бүлеге мөдире Эльмира Штарк билгеләп үткәнчә, фестивальнең максаты милләтләрнең гореф-гадәтләрен, мәдәниятен башкаларга да күрсәтү, яшьләрне җәлеп итү һәм төрле милләт вәкилләре арасындагы дуслыкны ныгытудан гыйбарәт. Түбән Мактаманың ветераннар хорын, "Миләшкәем" ансамблен, Яңа Суркиннан "Палан" чуваш, Васильевканың "Эрзянка"мордва, Габдрахманның "Сәрбиназ", Илтән-Бутаның "Илтәнем" керәшен, Рус Акташының бию һәм башка ансамбльләрнең чыгышларын, Тайсуганның үзбәк, башкорт биюләрен халык бик җылы кабул итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса