Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә “Чыңлы тамчы” балалар иҗаты бәйгесенең финал туры узды [+фото, +видео]

Узган якшәмбе көнне Балалар һәм яшьләр иҗаты үзәгендә "Чыңлы тамчы" балалар иҗаты бәйгесенең финал туры узды

.Бары тик балаларның гына концертын 6 сәгать дәвамында ялыкмыйча, ихластан, рәхәтләнеп карарга мөмкиндер. Әлеге чараның гала-концерты нәкъ шушы вакытка кадәр сузылды. Тамашачылар җиңүгә кадәр барып җиткән иң яхшы чыгышлар белән хозурланды, ә жюри әгъзалары бу кадәр сәләтле балаларның җыр-биюләрен ничек бәяләп бетерде икән? Миңа калса, әлеге бурыч җиңелләрдән булмагандыр: һәммәсе дә үзенчәлекле һәм, һичшиксез, мактауга лаек. 4 яшь төркемендә, 22 номинациядә бу көнне бер урынга икешәр-өчәр диплом тапшырылды, 150 дән артык бала өенә, әти-әнисе янына лауреат булып кайтты. Бәйгедә шәһәр һәм район мәктәпләрендә укучылар, балалар бакчаларына йөрүчеләр, шулай ук музыка мәктәпләре коллективлары катнашты.

18 ел дәвамында оештырылучы әлеге бәйге үз дәверендә күпме яңа талантлар ачты. Җиңүчеләрнең күбесе сәнгать юлын үз итеп, тагы да зуррак фестиваль-бәйгеләрдә үз көчен сынады. Бу юлы да яңа ачышлар байтак булды. Җырчылар, вокал төркемнәр, биючеләр безгә искиткеч шоу ясады: костюмнарның төрлелеге, купшылыгы, чыңлы тавышлар, кызыклы репертуар, ә иң мөһиме, балаларның ихлас елмаюы, чыгышлардан соңгы күзләрдәге очкыннар, үз-үзләреннән канәгать калу хисе бәйрәмне ямьләде.

Дусларын, сыйныфташларын куәтләүче тамашачыларны да билгелисе килә. Залда алма төшәр урын да юк иде, һәрбер чыгыш көчле алкышларга күмелде. Сәнгать сөйгән, җыр-биюгә тартылган бу кадәр яшь буынны күрү күңелдә җылы хисләр уятты. Матурлыкка омтылган бала үзе дә, гамәлләре дә, уйлары да матур була. Әнә бит алар ничаклы бездә!

Бу көнне җиңелүчеләр булмады. Малайлар, кызлар быелгы финалдан соң инде киләсе ел турында кайгырта башлады. Сәхнә артында аларның сөйләшүләренә колак салам:

- Мин музыка мәктәбенә йөри башлыйм. Остарырга кирәк. Әни дә шулай уйлый, - ди татар киемендәге, түбәйле малай.

- Миңа да! Аннары башка бәйгеләрдә дә катнашырбыз, - монысы сәхнә көндәшенең җавабы.

Эй, самими балачак! Күңелләрнең саф, дөньяга күзлекнең төсле, якты чагы! Шушы халәтне сакласагыз иде. Ә безгә сезнең чыгышларны күреп сөенергә, осталыгыгызга сокланырга язсын!

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250