Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә бәйрәмнәр имин узарга тиеш

Террорчылыкка каршы комиссия утырышында Әлмәт хокук саклау органнары хезмәткәрләренең бу ял көннәрендә - Сабантуй бәйрәмнәрендә көчәйтелгән режимда эшләячәге игълан ителгән.

Очрашуда шулай ук Әлмәт районы буенча миграцион хәл дә тикшерелгән. Миграция службасы начальнигы Илдар Гобәев дүрт айда ике мең ярым чит ил гражданының миграция учетына куелуын, мең ярымының учеттан төшерелүен җиткергән. 38 кеше РФ гражданлыгы алган. Служба белгечләре дүрт айда 116 чара үткәргәннәр, шуның нәтиҗәсендә 39 чит ил кешесе РФ территориясендә булу режимын бозган өчен үз илләренә куылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса