Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә беренче халыкара джаз фестивале узды [+ФОТОЛАР]

"Нефтьче" мәдәният сараен тутырып килгән тамашачылар сәхнәдәге һәр чыгышны алкышларга күмеп озатып торды.

24 февраль кичендә шәһәребездә беренче халыкара джаз фестивале булды. Анда әлмәтлеләр белән бергә Татарстан һәм Россия шәһәрләре, шулай ук Африка илләреннән килгән осталар да чыгыш ясады.
"Окно в JAZZ -2016" исеме астында узган фестивальнең махсус кунаклары - якташыбыз, гитарист Виктор Полуполтинов, пианист Олег Анохин (Мәскәү), җырчылар Эложа Акифев (Перкуссия, Бенин, Африка) һәм "Голос" проекты катнашучысы Софи Окран. Алар белән бер сәхнәдә "Әлмәт джаз-клубы", "Мелодии и ритмы" ансамбле, Әлмәт музыка көллияте һәм 1 нче музыка мәктәбе укучылары чыгыш ясады.
Очрашу "Татнефть" ААҖ профсоюз комитеты ярдәме белән мөмкин булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса